Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Тере классика – 2022»

2022 нче елның 11 нче мартында Теләче районы Үзәк урта мәктәбендә «Тере классика – 2022» Бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабы булып узды.

Әлеге бәйге - Россия һәм чит ил язучыларының прозаик әсәрләреннән өзекләр уку буенча ярыш чарасы. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы патронаты астында балалар һәм яшүсмерләр арасында китап укуга кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә.

Конкурсның муниципаль этабын оештыручы - «Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге» муниципаль учреждениясе.

Муниципаль этапта Теләче районының 11 гомуми белем бирү оешмасыннан 28 укучы катнашты.

Жюри алдында бик катлаулы бурыч торды - муниципаль этапта 3 җиңүчене сайлау. Алар конкурсның республика этабында район данын яклаячак.

Җиңүчеләр:

Фадеева Азалия, Олы Нырсы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы (җитәкчесе Фадеев Р. С.);

Вафина Алсу, Теләче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы (җитәкчесе Нуртдинова Е. Я);

Бирюкова Дарина, Шармыш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы (җитәкчесе Леонтьева Н. А.).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев