Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча узган смотр-конкурска нәтиҗәләр ясалды

Бүген район хакимиятенең актлар залында предприятие, оешма, учреждение, күп фатирлы һәм шәхси йортлар территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча узган смотр-конкурска нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.

Бәйгегә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге старт биргән иде.  Бүләкләрне Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тапшырып, матурлык тудыручы райондашларыбызны тәбрикләп,  авыл, җирлек территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча тагы да тырышып эшләргә чакырып калды. 

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

"Төзекләндерү буенча иң яхшы авыл җирлеге» номинациясендә:  

1 урын - Баландыш авыл җирлеге

2 урын - Алан авыл җирлеге

 3 урын - Шәтке авыл җирлеге

 

“Иң чиста авыл” номинациясендә:

Иске Җөри авылы

 

“Иң күп чәчәк үстерүче авыл” номинациясендә:

Олы Мәтәскә авылы

 

"Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие (учреждение, оешма)» номинациясендә (Теләче авылы буенча):

1 урын - 2 номерлы балалар бакчасы

2 урын- 3 номерлы балалар бакчасы

3 урын- Теләче чиркәве

     Махсус приз -  Комбикорма кибете

"Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие (учреждение, оешма)» номинациясендә (авыл җирлекләре буенча):

1 урын - Шәтке авылы балалар бакчасы

2 урын – Олы Тиләҗе башлангыч мәктәбе

3 урын – Олы Кибәхуҗа балалар бакчасы

 

“Иң матур ишегалды” номинациясендә:

1 урын - Ләйлә Гайфуллина (Тактамыш)

2 урын - Фирдәвес Шакирова (Олы Мишә)

3 урын – Равиль Насибуллин (Иске Җөри)

Махсус приз -  Абдуллиннар һәм Корбановлар гаиләсе (Караширмә)

“Иң күп чәчәкле бакча” номинациясендә:

Шагабиевлар гаиләсе (Олы Мәтәскә)

 

“Заманча бакча” номинациясендә:

Рәис Яхин (Теләче)

Ленар Хакимов (Теләче)

 

“Иң чиста капка төбе” номинациясендә:

Нияз Муртазин (Теләче)

 

Районыбызда авыллар соңгы елларда күзгә күренеп чистарды, халык үз йортын, ишегалларын тәртиптә тотуга игътибарын арттырды. Әмма кайбер җирлекләрдә эшлисе эшләр  дә аз түгел.  Алдагы елда бәйгедә катнашучылар саны тагын да күбрәк булыр, чиста, төзек авыл җирлекләренең саны тагын да артыр дип ышанасы килә.

Зөлфия Ибраһимова.

Фәнил Гаязов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев