Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тырыш гаилә

Хәзерге заманда күп бала үстерүе җиңелме? Шул сорауга җавап эзләп, мин Теләче авылында яшәүче Гәлләмовлар гаиләсенә юл тоттым.

"Кызлы йорт - нурлы йорт" дип белми әйтмәгәннәрдер, мөгаен. Сәлим абый белән белән Ризәләдә кызлары – Рәзинә белән Зөһрә, уллары Рамил белән Шәүкәт өйләренең генә түгел, тормышларының да яме. Хуҗабикә үзе дә дүрт балалы гаиләдә үскән. Шуңа күрә дүрт бала үстерү Ризәлә өчен гайре-табигый хәл түгел.

- Күп бала үстерүнең авырлыгын сизмәдек. Олылары кечкенәләренә ярдәм итеп үстеләр. Кечкенәсе быел укырга керә инде. Һәр бала үз ризыгы белән туа дигәндәй, зурлары үсә төшеп, мәктәпне тәмамлагач та артык кыенлыклар булды дип әйтәлмим, - диде ул.

Теләчедә Гәлләмовлар гаиләсе тырыш гаилә буларак мәгълүм. Элегрәк елларны, район җире булса да, маллар асрап тора алар, эш иртәдән кичкә кадәр дәвам итә, олысына да, кечесенә дә җитә. Димәк, балалар кечкенәдән кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп, җаваплылык тоеп үскән дигән сүз. Шулай, ишле гаиләдә балалар кечкенәдән бер-берсен кайгыртып үсә. "Гаиләбез зур булгач, барыбызга да рәхәт, күңелле", - ди алар. Сыенырлык бертуганнарың күп булгач, җан рәхәте шул ул.

“2021 ел иганәчесе” республика бәйгесе җиңүчесе булган Сәлим абый үзе тумышы белән Максабаш авылыннан. Алты ел элек, гаиләләре белән бик матур, җиде улаклы “Олы юл чишмәсе”н төзекләндереп куйды алар. Чишмә суына авылдашлары гына түгел, хәтта Арчадан да киләләр икән. Бу хакта сораштым.

– Максабашта чишмәләр аз түгел. Без – чишмә суы эчеп үскән, чишмә суы белән тәрбияләнгән буын бит. Бер вакыт шулай, юл буенда гына чишмә агып ятканны күрдем дә, төзекләндерергә уйладык. Чәчәкләр утырттык. Биш еллыгына күңеле итеп “Чишмә бәйрәме” дә уздырдык, - диде Сәлим абый. Салкын сулы чишмә яңа төсмер алып, олы юлдан узып баручы һәркемне татлы суыннан авыз итәргә чакырып тора. Әле болар гына түгел, Югары Кибәхуҗа авылы янындагы чишмәне дә матурлап куйган ул. Ансының исеме - “Чытырлык”. Максабаш авылы янәшәсендәге урманда да бар икән Сәлим абый төзекләндергән чишмә. Бүгенге көндә гаилә хуҗасы “Олы юл” чишмәсенә илтә торган юлны да төзекләндерергә хыялланып яши.

Югары Кибәхуҗа авылы җирлеге башлыгы Фәрит Равил улы Мәхмүтов белән сөйләшеп алдык:

- Сәлим белән без бер сыйныфта укыдык, кечкенәдән риясыз, ярдәмчел егет булуы белән истә калды ул. Бүгенге көндә дә һәрвакыт җирлеккә ярдәм итәм дип тора. Безнең җирлектә өч чишмәне төзекләндерде ул. Мәчет төзекләндергәндә булышты. Авылда үтә торган Сабантуйларының да даими иганәчесе алар, бүләкләрен җәлләмиләр. Теләче ягы матур табигате, гади һәм изге күңелле кешеләре белән данлыклы. Туган ягыбызның кадерен, чишмәләрнең рухи көч чыганагы булуын аңлап яшәүче уллары аны тагын да күркәмрәк итә. Әтиләреннән балалары күреп, өйрәнеп үсә.

- Балалар үстерү җиңел түгел. Бу шатлык та, шул ук вакытта зур җаваплылык та. Әтием, әнием, дип яныңда бөтерелеп йөрүче балаларың, оныклар булу үзе бер бәхет ул, - диде гаилә башлыгы саубуллашканда. Районда узучы күп кенә чараларның иганәчеләре булган Гәлләмовлар гаиләсенең тигезлектә яшәүләрен теләп калабыз.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев