Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Уйнап күңел ачабыз!»

Бүген Теләче җирлекара һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре ял паркында «Уйнап күңел ачабыз!» дигән исем астында күңелле чара үткәрделәр.

Чарада Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре төрле уеннарда катнашып, күңелләрен ачтылар. Алар арасында "Түбәтәй", "Йөзек салыш", "Колакка колак", "Очты, очты", "Чүлмәк вату" кебек татар халык уеннары да бар иде. Шулай ук "Балык тоту" уенында да үз осталыкларын күрсәттеләр. Китапханәчеләр балаларның зиһенен дә эшләттеләр: табышмакларга җавап эзләттеләр, әкият геройларын искә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев