Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Умартачының да әйтер сүзе бар

Бүген, ягъни 26 март көнне, Алан авылы мәдәният йортында районыбыз умартачылары өчен киңәшмә үткәрелде. Анда район умартачыларының 2023 елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды, инде өч ае тәмамланырга да өлгергән 2024 елга бурычлар билгеләнде.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә әлеге теманы яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов,  идарәнең нәсел эше буенча җаваплы белгече Резеда Фәрхуллина, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов,  җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең баш аш агрономы Искәндәр Шакиров, җаваплылыгы чикләнгән “Саба” ширкәтенең баш агрономы Рәүф Газизҗанов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультуралар секторы мөдире Динард Гатауллин чыгыш ясады. Чыгышларда билгеләп үтелгәнчә, районыбыз умартачыларның эшчәнлегенә тел-теш тидерерлек. Әмма эш дәверендә очрый торган проблемалар шактый икән әле. Киеренкелек бигрәк тә авыл хуҗалыгы предприятиеләрнең игеннәрне химик препаратлар белән тәрбияләгән чорда барлыкка килә икән. Киңәшмә дә агрономнар белән урмартачыларның бер-берсе белән аңлашып эшләүләренә булышлык итү максатыннан оештырыла ләбаса.

Киңәшмә ахырында 2023 елда нәтиҗәле эшләгән умартачыларны бүләкләү тантанасы булды. Мәсәлән, бу юлы Алан авылы умартачысы Нурислам Гыйльманов белән Олы Мәтәскә авылы умартачысы Рафис Салиховка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәте белдерелсә, Лесной бистәсе умартачысы Илнур Сабирҗанов белән Урта Мишә авылы умартачысы Гөлназ Гарифуллинага Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары, ә Ямбулат авылы умартачысы Равил Гәрәев белән Күкчә авылы умартачысы Нияз Сабирҗановка Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев