Бүген Алан авылында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең ТР төбәк бүлеге белән берлектә «Ура, авылга» проекты башланды һәм тантаналы рәвештә ачылды.
«Бакылтай» паркында узучы әлеге лагерьның максаты - балаларның татар теле дәрәҗәсен үстерү, җәйге яллар вакытында яшьләрне туган телебезгә җәлеп итү, гореф-гадәтләребез, милли йолаларыбыз, якыннанрак авыл тормышы белән таныштыру.
Лагерьга 40лап бала йөри, күпчелеге шәһәрдән авылга туганнарына, әби-бабасына кунакка кайтучы балалар. Программалары да кызыклы, төрле чараларга, экскурсия, очрашулар, остаханәләргә бай. Балаларга ялларының күңелле һәм файдалы үтүен теләп калам.
“Ура авылга! “ проекты кысаларында узучы мондый лагерь районыбызда тагын Иске Җөри (22-26 июль) һәм Теләче (29 июль - 2 август) авылларында да узачак.
Алия Сабирова.
Нет комментариев