Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Үзәк ял паркында Әфган сугышы һәм Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 36 ел тулу уңаеннан митинг үтте

Бүген Үзәк ял паркында Әфган сугышы һәм Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 36 ел тулу уңаеннан митинг үтте.

Митингта Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин, Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы райондашларыбыз, «Юнармия» иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар, оешма - предприятие җитәкчеләре һәм укучылар катнашты.


 Әфган сугышында һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды,  һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

 Чарада, шулай ук, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә зур өлеш керткәннәре өчен сугыш ветераннары Азат Камалиев һәм Равиль Шаяхметов Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән,  ә отставкадагы милиция майоры Газинур Закиров эчке эшләр органнары ветераннарының гомумроссия иҗтимагый оешмасының "Патриотик тәрбия буенча актив эше өчен" медале белән бүләкләнде.

Зөлфия Ибраһимова.

Эльмира Котдусова, Зөлфия Ибраһимова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев