Ватанны саклаучылар көне уңаеннан
Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында кызыклы очрашу булды. Бакчага кунакка, җитәкчеләре Р.Р. Гатиятов белән берлектә, Теләче урта мәктәбенең Юнармия отряды балалары килде.
Яшь армиячеләр уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче балаларга ачык һәм аңлаешлы формада Юнармия хәрәкәте турында сөйләделәр, стройда йөреп һәм автоматны сүтеп җыеп күрсәттеләр. Бакчага йөрүче балалар да читтә калмаган: үз чиратларында яшь армиячеләргә Ватанны саклаучылар көненә багышланган җырлар, шигырьләр башкарып, "Яшь армиячеләр" ярышларында җитезлекләрен күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев