Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Внимание всем!” сигналы нәрсә ул?

Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда иң элек без нишләргә тиеш? Күпчелек бу хакта белми, белсә дә каушап яки куркып кала. Бу хакта без тулырак Гражданнар Оборанасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче бүлеге консультанты ИЛҺАМ ГАРИПОВ белән сөйләштек.

- Илһам әфәнде, газетабыз аша Гражданнар Оборонасы турында белешмәлек (памятка, аста) бастыруны сорап мөрәҗәгать иттегез. Әлеге үтенечегез бүген илдә барган вәзгыять белән бәйлеме?

- Әңгәмәбезне әлеге сорауны бирмичә генә башласак, укучыларыбызның күбесе сөйләшүнең сәбәбен шуңа бәйләп карар иде. Беренчедән, әлегедәй белешмәлекләр элек тә таратыла иде. Икенчедән, кайсы гына оешмапредприятиенең административ бинасына кермик, алар стенд формасында диварларга эленгән. Кыскасы, күпләргә, күптән таныш документлар. Монысы исә кабат искә төшерү. Соравыгызга турыдан-туры җавап бирәм: белешмәлек илдәге вәзгыятькә бәйле рәвештә дә таратыла. Ләкин өлешчә генә. Шулай да гадәттән тыш хәлләр була калса, нишләргә соң? Иң беренче чиратта каушап, куркып калмаска кирәк, чөнки аның өчен бернинди сәбәп тә юк. Кызганыч, күпләр бу хакта белми, юкка хәвефләнә.

- Белешмәлектә язылганнардан тыш, без тагын ниләр белергә тиеш?

- Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда, иң беренче чиратта, тиз арада бу хакта халыкка белдерү зарур. Моның өчен районда махсус хезмәт булдырылган, хәбәрне әлеге хезмәт тарата. Бу эш районда җайланган, махсус штат, эш схемасы булдырылган. Беренче сигнал “Внимание всем!” дип килә. Өйрәнүләр, күнегүләр вакытында тикшерү (проверка) дип әйтелә. Чакыру өч тапкыр кабатланырга мөмкин. Әлеге сигнал барлык элемтә чаралары аша (телефон, радио, телевидение һәм башка элемтә чаралары) җиткерелә.

- Бу очракта гражданнарның эш-гамәле нидән гыйбарәт?

- Сигналны ишетүгә, иң беренче чиратта, радио яки телевизорны ачып, анда әйтелгән эшгамәлләрне үтәргә кирәк: - радио, телевидение аша алынган мәгълүматны күршеләргә җиткерергә; - тәртип һәм тынычлыкны сакларга; - радио, телевидение аша алынган мәгълүмат нигезендә хәрәкәт итәргә. - “Внимание всем!” сигналыннан соң дошманның һава һөҗүме, химик, радиоктив матдәләр белән агулавы һәм су басу катастрофасы кебек башка сигналлар да булырга мөмкин. Ө й д ә б у л г а н о ч р а к т а кичекмәстән электр энергиясен, газ, су һәм җылыткыч приборларны өзү шарт. Гражданнар оборонасының саклану корылмасына киткәндә, үзегез белән шәхси документларны, саклану чараларын һәм су, ризык запасы алуыгыз сорала. Тәрәзәләрне, форточкаларны, вентиляция җайланмаларын һәм ишекләрне тыгыз итеп ябарга кирәк. Ихтыяҗ булган очракта, балаларга һәм өлкән буын кешеләренә ярдәм итү зарур. Гражданнар саклану корылмасыннан комендант рөхсәте белән чыга ала.

- Сүз нинди саклау корылмасы турында бара?

- Һәр авылда диярлек зур яки уртача зурлыктагы бина (мәктәп, клуб, административ биналар һәм башкалар) бар. Һәркайсының подвал өлеше, проект нигезендә яшеренү (укрытие) максатыннан эшләнгән. Аларның саны һәм сыйдырышлыгы район халкының барысына да җитәрлек. Хәзер әлеге саклану урыннарын кулланыр өчен җыештыру, чистарту, вентиляция җайланмалары булдыру кебек эшләрне башлап җибәрергә кирәк. Бу эшләр якын көннәрдә башкарылыр дип ышанам. Хәзер ул объектларны барлау эше (инвентаризация) бара. Мондый объектлары булмаган авыллар да бар. Бу очракта алар саклану корылмасы итеп шәхси йорт подвалларын, базларны файдалана ала. Газета укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган белешмәлек бер генә сорауга аңлатма бирә. Озак еллар дәвамында районда Гражданнар оборанасы буенча даими эш алып барыла. Һәм ул илдәге вәзгыятькә дә бәйле түгел. Безгә бернинди дә куркыныч янамый. Әмма без барыбыз да памяткада әйтелгән таләпләрне белергә һәм үтәргә тиешбез.

636216218dbc5_гражданская оборона.pdf

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев