Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәйрия концерты узды

Кичә, ягъни 26 май көнне, Иске Җөри авылы мәдәният йортында Хәйрия концерты узды.

Хыяллар тормышка ашса, канатлар үсеп чыккан кебек була, күңелләр күтәрелә, тормышның матурлыгын, кадерен икенчерәк тоя башлыйсың. Үткән чарадан соң әлеге чараның оештыручысы -  Теләчедә яшәп иҗат итүче якташыбыз Газинур Әхмәтҗанов шундый хисләр кичергәндер, мөгаен. Шулай булмыйча, бер ай эчендә (!)  хит булырлык дүрт яңа җыр тудырып кара әле син!  Концертта ул иҗат иткән шигырьләр, җырлар  яңгырады. Тик тамашачының  аз булуы, әлегедәй чарага битараф булуы гына  борчыды мине...

Концертка килгән һәркем Казан шәһәрендә урнашкан госпитальдә даваланучыларга ярдәм итү максатыннан куелган тартмага үз ярдәмнәрен салып, хәйриячелек ярдәме күрсәтә алды.  Ахырдан сәхнәгә күтәрелгән Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, концертка килгән тамашачыга, районыбызның үзешчән җырчыларына рәхмәт әйтеп, хәрби хезмәттә булган райондашларыбызның туган якларына исән - сау әйләнеп кайтуларын теләде. 

Концерт мизгелләре фотоларда һәм видеоязмада.

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев