Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халык ташкыны әзрәк, әмма участоклардан кеше өзелми

Бүген Россия Федерациясе Президенты сайлауларының икенче көне.

Хәбәрчебез Фәнил Нигьмәтҗанов 2668, 2670 номерлы сайлау участокларында булып, сайлауларның барышы белән танышып кайтты. Түбәндәге фоторәсемнәрдә сайлау мизгелләренең чагылышын күрәсез. 

Мисал өчен, бүген иртәнге сигезгә 2670 сайлау участогына сайлаучыларның 55, 61 % сайлап өлгергән булса, 2668 номерлы сайлау участогында бу күрсәткеч 57% ка җиткән иде. 2670 сайлау участогына сайлауларда катнашучы 19 яшь кеше килергә тиеш. Өйдә генә сайларга теләүчеләрнең саны - 22.

2668 номерлы сайлау участогында сайлауга килүчеләрне Теләченең 3 номерлы балалар бакчасы пешекчеләре Гөлбикә Мөхәммәтшина белән Диләрә Садыйкова тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйлады. 

Ленин урамында яшәүче Зоя һәм Петр Мироновларның бергә гаилә коруларына быел 46 ел тулган. "Өйләнешкәннән бирле сайлауларга Зоя белән бергә йөрибез", -   диде Петр Иванович. 

 2668 номерлы сайлау участогына килүче сайлаучылар район мәдәният йорты үзешчәннәре концертын  карап хозурланды. 

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев