Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Халыкара бәйгедә «Сюрприз» бию коллективы I дәрәҗәдәге Лауреат булды!

Районыбызның «Сюрприз» бию колективы Россиянең мәдәни башкаласы Санкт-Петербургта узган, «Ел фасыллары. Петербург » халыкара проекты нигезендә, «Талантлар салюты » бәйгесендә катнаштылар.

- Фестивальгә озак һәм тырышып әзерләнү үз нәтиҗәләрен бирде. Йокысыз репетиция төннәре, һәр хәрәкәтне өстендә эшләү – болар барысы да истә калырлык якты чыгышка әверелде. Танылган сәнгать һәм хореография эшлеклеләреннән торган жюри чыгышларга бәя бирде һәм карар чыгарды: «Сюрприз» балалар бию коллективы I дәрәҗәдәге лауреат булдылар! Бу җиңү – талант, хезмәт сөючәнлек һәм бию сәнгатенә тугрылыкны күрсәтә.  Коллективның һәр катнашучысы үз күңеленең бер өлешен биреп чыгыш ясады сәхнәдә, – диде коллективның җитәкчесе Зилә Баева.

Яшь биючеләрне һәм педагогларны лаеклы чыгышлары һәм җиңүләре белән котлыйбыз! Сезнең үз эшегезгә тугрылыгыгыз, белемгә һәм яңа югарылыкка омтылуыгыз-соклануга лаек. Бу җиңү киләчәк иҗади казанышларга һәм яңа якты җиңүләргә этәргеч булсын. Алда – яңа фестивальләр, конкурслар һәм, әлбәттә инде, үз талантыңны күрсәтү өчен яңа мөмкинлекләр. Санкт-Петербург «Сюрприз»ны истә калдырачак!

Бүген әлеге коллектив, озын юллар үтеп, Теләчегә кайтып төште. Аларны әти-әниләре, дуслары, район җитәкчеләре каршы алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев