Хәрби хезмәттә булган егетләргә пилмән ясыйлар
Безнең геройлар

Хәрби хезмәттә булган егетләргә пилмән ясыйлар

Ике көн рәттән, Алан мәдәният йортында хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләребезгә җибәрү өчен пилмән ясадылар.

- Ризыкларыбыз батыр якташларыбызның тәннәренә сихәт, җаннарына шифа, күңелләренә дәва бирсә иде, тиз көннәрдән өйләренә әйләнеп кайтырга язсын аларга, – дигән теләкләрен җиткерделәр барлык килгән апалар. Әлеге күмәк эшкә өлеше кергән барлык аланлыларга бик зур рәхмәт!


Нет комментариев