Бүген «Батыр» спорт комплексында чын көрәш бәйрәме гөрли. Биредә районның яңадан торгызылуына 35 ел тулу уңаеннан һәм Теләче муниципаль районы башлыгы призына татарча көрәш бәйгесе бара.
Келәмдә 2011 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр бил алыша. Бәйгедә республикабызның 7 районыннан — Лаеш, Саба, Арча, Балык Бистәсе, Биектау, Кукмара, Питрәчтән, шулай ук Казан шәһәреннән килгән командадан 168 яшь көрәшче һәм аларның остазлары көч сынаша.
Бүгенге көрәш ярышында катнашучыларны Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе башлыгы, Теләче муниципаль районының Шәрәфле гражданины Рөстәм Галиулла улы Кәримуллин тәбрикләде.
Шулай ук бәйрәмдә башка мәртәбәле кунаклар да катнашты:
Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Шәрипҗан улы Таһиров; милли көрәш буенча Татарстанның спорт остасы, «АвтоСпецТранс» ҖЧҖ генераль директоры, «Зилант» спорт клубы һәм Казан шәһәре көрәш федерациясе җитәкчесе, ТР Билбау көрәше федерациясе президиумы әгъзасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов; милли көрәш буенча Россиянең атказанган спорт остасы, 15 тапкыр Татарстан, 16 тапкыр Россия, 12 тапкыр Муса Җәлил турниры җиңүчесе, 2 тапкыр Европа, 11 тапкыр дөнья чемпионы Раил Ринат улы Нургалиев; көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы, Татарстан, Россия ярышлары һәм БРИКС уеннары җиңүчесе Ранис Мөдәрис улы Галимуллин.
Яшь батырларыбызга матур алымнар, гадел көрәш һәм лаеклы җиңүләр телибез!
Түбәндә хәбәрчебез Зөлфия Ибраһимова фоторепортажы.
Нет комментариев