Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Якташыбыз - икенче урында

18 июнь көнне Минзәләдә артистлар Сабантуе булды. Бәйрәмдә республиканың ун дәүләт театры артистлары очрашты, тамашачының күңелен күрде.

Милли бәйрәмебезнең күрке саналган көрәш Сабантуеның иң мавыктыргыч өлеше. Артистлар арасында оста итеп көрәшүчеләр бар. Мисал өчен, якташыбыз, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт һәм комедия театры артисты, республикабызның атказанган артисты Алмаз Фатхуллин (Олы Мишә авылыннан) 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында икенче урынны яулады.

Исегезгә төшерәбез,  2010 елда Казан шәһәренең Тынычлык бистәсендә узган Театраль Сабантуйда  һәм 2019 елда Теләчедә узган артистлар Сабантуенда Алмаз абсолют батыр булып танылган иде. Икенче бер якташыбыз, шулай ук Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт комедия театры артисты, республикабызның атказанган артисты Харис Хөснетдиновның да (Кече Мирәтәк авылыннан) Театраль Сабантуйлар тарихында абсолют батыр булып калганы булды. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев