Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әйдәман, дус-иптәш, дипломат

Сүзем якташыбыз, Айдар авылында туып-үскән танылган көрәшче, спорт остасы Рамил Реваль улы Корбанов турында.

Шунысы игътибарга лаек, төрледән-төрле ымсындыргыч чакырулар булса да, кайбер көрәшчеләрдән аермалы буларак, төшемле урын яки озын акчалар эзләп, командадан-командага күчеп йөрмәде. Әле дә туган районы өчен келәмгә чыга, бил алыша, беренче, икенче әйләнешләрне узып, районыбыз командасы өчен әһәмиятле булган “алтын очколар”ны яулый. Рамил районыбыз җыелма командасын байтак ярышларда - республика беренчелегендә, “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан гамәлгә куелган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелгән турнирларда күп тапкырлар мактау пъедесталына менгергән шәхес. Ул әле дә яшьләр белән бертигез диярлек бил алыша, меңләгән тамашачысын сөендереп мәйданга чыга. Алай гына да түгел, чордашы, “Теләче Карелины” - Азат Шәйхетдинов һәм команда вәкиле Рафис Мөбәрәкшин белән бергә яшь көрәшчеләребез өчен бер дигән әйдаман да, остаз да әле ул. Рамилнең үзен исә сөлге тотарга, көрәш серләренә Олы Нырсы урта мәктәбендә укыганда физкультура укытучысы Рөстәм Гыйниев өйрәтә, төшендерә...

Фәнил Нигъматҗанов.

Бу хакта тулырак район газетасынна укый аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев