Казан метросында поездлар хәрәкәтендә өзеклек
В республике

Казан метросында поездлар хәрәкәтендә өзеклек

Казан метросында, «Кремлевская» һәм «Кәҗә бистәсе» станцияләре арасында электропоезд туктаган. Бу хакта «Татар-информ» га шаһитлар хәбәр итте.

Пассажирларны  «Кәҗә бистәсе»ндә чыгарганнар, ләкин поездга бүтән беркемне дә кертмәгәннәр. Поезд буш китте, дип сөйләде «Татар-информ» га пассажирларның берсе.

Хәрәкәттә акрынаю турында башка поездларның пассажирлары да хәбәр итә.


Нет комментариев