В республике рубрикасы буенча яңалыклар
-
Казанда гаиләләр өчен түләүсез юридик консультацияләр узачак
8 июль көнне, Татарстан Халыклары дуслыгы йортында, гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы узачак. 09:30 дан 12: 00 гә кадәр республика халкы квалификацияле юристлардан бушлай консультация ала алачак.
-
Югары уку йортына кергәндә ятим балалар нинди ташламалардан файдалана ала
Ятим бала статусына ия яки ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган абитуриентлар югары уку йортларына кергәндә дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана ала.
-
Автомобиль юл читенә төшеп киткән - йөртүчесе үлгән
Кичә Татарстанның Сарман районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
-
Казанда 41 МХОда катнашучыны эшкә урнаштырганнар
Казанда 2026 ел башыннан мәшгульлек үзәкләренә эшкә урнашу мәсьәләләре буенча махсус хәрби операциядә катнашучы 70 кеше мөрәҗәгать иткән. 41 кеше эш тапкан инде. Бу хакта Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте.
-
Татарстанда МХОда катнашучыларга эш урыннары булмау өчен штраф салырга телиләр
Татарстанда МХО катнашучылары өчен эш урыннарын квоталау таләпләрен үтәмәгән өчен эш бирүчеләр өчен административ җаваплылык кертергә телиләр. Административ хокук бозулар турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертелә торган тиешле закон проектын республика Хөкүмәте ТР Дәүләт Советына кертте.
-
Татарстанлыларны көчле җил һәм боз явуы турында кисәттеләр
Бүген, сишәмбе көнне, 7 июльдә, Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак. ТР Гидрометүзәге синоптиклары якынлашып килүче яшен фронты һәм көчле җил турында кисәтә.
-
Татарстан инвесторлары мәдәни мирас объектларын яңарту өчен ташламалы кредит ала ала
Татарстан Республикасында 2032 мәдәни мирас объекты бар. Шуларның 40ы – төбәк, ә 27се – муниципаль әһәмияттәге объектлар. Объектларны реставрацияләү белән кызыксынган инвесторлар өчен «ДОМ.РФ» операторы ташламалы кредит бирү программасын тәкъдим итә.
-
Татарстанда җиңел машина йөк машинасы астына кереп йөртүчесе һәлак булган
Апас районында җиңел машина каршы як полосага очып чыгып йөк машинасына керә. Volkswagen руле артында ир-ат булган, ул ушунда ук һәлак булган.
-
Казанда яшүсмерләр өчен 13 млн сумга якын акча бүленгән
Татарстан башкаласында балигъ булмаганнарны җәйге эш белән тәэмин итү программасы старт алды. Мәшгульлек хезмәте өч дистә предприятие белән килешү төзеде – бүгенге көндә инде 371 яшүсмер «Элекон», «Казанькомпрессормаш» заводларына, Казан электромеханика заводына, шулай ук аквапаркка һәм «Ривьера»кунакханәсенә урнашты.
-
Казанда 100 дән артык пар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә өйләнешәчәк
Казанда 8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, 100 дән артык пар өйләнешергә планлаштыра. Бу көн гадәттәгечә никахны теркәү өчен иң популяр көннәрнең берсе булып кала. Бу хакта Мэриядәге аппарат киңәшмәсендә ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина хәбәр итте.
-
2026 елның июленнән казанлылар тормышында нәрсәләр үзгәрде
1 июльдән Россиядә берьюлы берничә яңа закон үз көченә керде, дип яза «Пенза-Пресс»мәгълүмат агентлыгы.
-
Казанда тантаналы рәвештә «Көнчыгыш Кубогы» халыкара турниры ачылды
4-9 июльдә Казанның «Буревестник» стадионында «Көнчыгыш Кубогы» III Халыкара балалар-яшүсмерләр футбол турниры уза. Быел ярышлар географиясе җиде илгә кадәр киңәйгән: кырга Россия, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Беларусьтан килгән 10-11 яшьлек футболчылар чыгачак. Катнашучыларның гомуми саны 252 кешегә җитә.
-
Күлдә хатын-кыз батып үлгән
Биектау районының Шәпше авылы янындагы Ключи күлендә 2002 елгы хатын-кыз батып үлгән. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткән.
-
Татарстан лагерьларында 95 меңнән артык бала ял иткән
Июнь аенда Татарстанның балаларны сәламәтләндерү лагерьларында 95 меңнән артык бала ял итә алган. Бу хакта «Җәй» республика үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстанда арпада икмәк талпаннары табылган
АПК продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү Федераль үзәгенең Татарстан Республикасындагы филиалы белгечләре 737 тоннадан артык авырлыктагы азык-төлек арпасы партиясендә тере икмәк талпанын тапканнар.