В республике рубрикасы буенча яңалыклар
-
Путин Казанда кулланучылар кооперациясе форумында катнашучыларга сәламләү юллады
Россия Президенты Владимир Путин «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп»VIII Халыкара кулланучылар кооперациясе форумында катнашучыларга сәламләү юлламасы җибәрде. Юлламаны илнең Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов «Казан Экспо»күргәзмә үзәгендә узган пленар утырышта укыды.
-
Татарстанда МХО катнашучысының үги әнисе, суд аша, түләүләр алуга ирешкән
Суд МХО сугышчысы үлгәннән соң түләүләр алу эшендә үги ана яклы булган. Гариза бирүче хәрбинең элеккеге хатынына дәгъва юллаган, чөнки нәкъ менә ул һәлак булганнан соң түләүләрне алган. Утырышта үги ананы хәрби хезмәткәрнең фактик тәрбиячесе дип таныдылар, дип хәбәр иттеләр Татарстан прокуратурасында.
-
Татарстанда җиде идарә компаниясе яңадан исәпләгәннән соң яшәүчеләргә 16 млн сумга якын акча кайтарган
Татарстанда җиде идарәче компания, республиканың Дәүләт торак инспекциясе кисәтүләреннән соң, гомуми милекне карап тоту өчен түләүләрне яңадан исәпләп чыгарганнар һәм милекчеләренә 16 млн сумга якын акча кайтарганнар.
-
Татарстанда методистлар акчалата бүләк алачак
Татарстанда мәгариф өлкәсендә эшләүче методистлар өчен яңа акчалата бүләкләү чарасы кертелде. «Безнең иң яхшы методист» конкурсында җиңүчеләр ел саен дәүләт тарафыннан акчалата бүләк алачак.
-
Бүген Татарстанда 30 градуска кадәр эссе булачак
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән республиканың көнчыгыш районнарында кыска вакытлы яңгыр явачак.
-
Татарстанда ягулыкка бәяләре тагын артты
Май аенда Татарстанда бензин җитештерүчеләр бәяләренең ил буенча максималь үсеше теркәлгән.
-
Миңнеханов һәм Зубов Казанда кулланучылар кооперациясе һәм «Агроидел» форумын ачты
Татарстанда «Агроидел-2026» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе һәм «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы башланды. Ачылу тантанасы бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.
-
Россиянең иң зур чатырлы лагере - Сәләт Биләр Форум юбилей сменасын башлап җибәрде
Изге Биләр җирендә Сәләт Биләр Форум сменасы башланды. Әлеге смена Сәләт оешмасының еллык эш нәтиҗәләренең иң биек ноктасы. Быел «Сәләт» җыены – 30 еллыгын, ә Сәләт форумнары – 15 еллыгын билгеләп үтә. Форум Россиянең төрле регионнарыннан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800 якын баланы берләштерә.
-
Казан үзәгендәге борынгы костелны ремонтлауны экспортлар хупламаган
Казанның Горький урамындагы Рим-католик костелын капиталь ремонтлау проекты Дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы тарафыннан хупланмады. Белгечләр тәкъдим ителгән документацияне мәдәни мирас объектларын саклау таләпләренә туры килми дип таныды.
-
Казанда «Агроволга – 2026» форумы башланды
Казанда «Агроволга – 2026» һәм Кулланучылар кооперациясе предприятиеләре һәм оешмаларының халыкара форумы башланып китте. Ул өч көн дәвам итәчәк.
-
Казанда «Дрон Экспо» Халыкара күргәзмәсе ачылды
Татарстан башкаласының «Казан Экспо» мәйданчыгында пилотсыз системаларның халыкара күргәзмә-форумы старт алды. Экспозиция аерым павильонда җәелдерелде-20 илдән 200дән артык компания үз эшләнмәләрен һәм продукциясен күрсәтә.
-
Казаннан Яшел Үзәнгә бару 200 сум булган
«Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесе» берничә шәһәр яны һәм төбәкара маршрутларда йөрү бәясен күтәрде.
-
Татарстанда көймә әйләнеп капланып, бер кеше үлгән
Татарстанда ике балыкчы утырган көймә әйләнеп капланган - берсе һәлак булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының транспортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе хәбәр итә.
-
Татарстанда суда гидроцикл белән бәреп төшерелгән музыкантның гәүдәсе табылган
Татарстанның сулыкларының берсендә гидроцикл бәрелү корбаны булган ир-атның гәүдәсе табылган. Төбәкнең музыкаль җәмәгатьчелеген тетрәндергән фаҗигале инцидент кичә булды.
-
Татарстанда дарулар җитештерү кискен кимегән
Татарстанда медикаментлар һәм медицина эшләнмәләре чыгару 2026 елның маенда узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 26,2 процентка кимегән. Мондый мәгълүматларны Татарстанстат китерә.