Татарстанда беренче кар яуды
В республике

Татарстанда беренче кар яуды

Бүген Татарстанның берничә районында беренче кар яуган. Аерым алганда, аны Кукмара һәм Саба районнарында күзәткәннәр.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы 2-3 октябрьдә Казанда беренче кар яву ихтималы турында хәбәр иткән иде. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә дә октябрьнең беренче көннәрендә республикада температураның түбәнәюе турында кисәттеләр. Шул рәвешле, ял көннәрендә һава температурасы -3 градуска, ә дүшәмбе -5 градуска кадәр төшәчәк.

 


Нет комментариев