"Вакытында чарасын күрмәдем, температура белән йөреп өзлектем, хәзер хастаханәдә дәваланырга туры килә. Башта укуга барам, аннары хастаханәгә килеп, система һәм уколлар алам. Температура чак төште. Радик та Уфада, әмма ул башка хастаханәдә ята. Ялгышмасам, кардиология бүлегендә. Хәлләр белешеп, аралашып торабыз. Икебезнең дә хастаханәгә эләгүебез сөйләшенгән кебек килеп чыкты шул", - дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Асаева.
Исегезгә төшерәбез, Элвин Грей кинәт кан басымы күтәрелеп, "ашыгыч ярдәм" чакырткан иде. Радикның продюсеры моны гастрольләр графигының тыгыз булуы һәм җырчының йокысы туймау белән аңлатты. Бу хәлдән соң Радик планлаштырылган концертын көч-хәл белән ерып чыгуын белдерде. "Кызганычка каршы, турны 3-4 көнгә туктатып торырга мәҗбүрмен. Табиблар сәламәтлегемне ныгыту өстендә эшләячәк", - ди җырчы.
Нет комментариев