Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

1 июньнән безне нинди үзгәрешләр көтә?

1 июньнән вейпларны стационар кибетләрдә генә сатып алырга мөмкин булачак. Җайланмаларны ярминкәләрдә, күргәзмәләрдә, дистанцион ысул белән һәм автоматлар кулланып сату тыелачак.

Шулай ук 1 июньнән россиялеләр идентификацияләү яки аутентификацияләү өчен системада аларның биометрик мәгълүматларын җыюдан һәм урнаштырудан баш тарта алачаклар. Моны Күп функцияле үзәкләрдә эшләргә мөмкин. 

Шул ук көннән башлап Россия тарафыннан бирелгән «Яшел карта» автомобиль хуҗалары өчен иминият сертификатлары Европа Берлеге, Швейцария һәм Бөекбритания территориясендә гамәлдә булмаячак, ә Европа Берлеге, Швейцария һәм Бөекбританиянең «Яшел карталары» Россиядә гамәлдән чыгачак.

1 июньнән тагын бер яңалык - Россиядә җитештерелгән барлык автомобильләр Евро-2 классыннан түбән булмаган экологик стандартка туры килергә тиеш. 

Җәйнең беренче көненнән ЮХИДИ инспекторлары чит илдән кертелә торган җиңел автомобильләрдә «ЭРА ГЛОНАСС» ашыгыч оператив хезмәтләрен чакыру җайланмалары бармы-юкмы икәнен тикшерә алачак. Әгәр андый җайланма булмаса, хуҗа аны үзе урнаштырырга тиеш, югыйсә аңа 50 мең сум штраф салырга мөмкиннәр.

1 июньнән балалар һәм өлкәннәр өчен теш щеткаларының сыйфатына таләпләр булган ГОСТ 6388-2022 эшли башлаячак. Ул якынча 30 ел элек эшләнгән ГОСТ 6388-91 урынына киләчәк, дип яза «Парламентская газета». Яңа ГОСТта өлкәннәр өчен щеткаларда биеклеге 915 мм булган 27-55 куак, балалар өчен биеклеге 813 мм булган 17-37 куак булырга тиеш.

Алынган коралны Росгвардия юк итәчәк
Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардиянең корал әйләнешен контрольдә тоту өлкәсендәге вәкаләтләре чикләнгән. 7 июньдә гамәлгә керәчәк яңа канун нигезендә, полиция хезмәткәрләре тартып алынган, үз теләге белән тапшырылган һәм табылган утлы, газ, салкын һәм башка коралларны, сугыш кирәк-яракларын, коралга кирәкле патроннарны, шартлаткыч җайланмаларны, шартлаткыч матдәләрне, утлы коралның төп өлешләрен кабул итү һәм вакытлыча саклау белән шөгыльләнәчәк. Росгвардиянең территориаль органнары югарыда санап үтелгән предметларны, җайланмаларны һәм матдәләрне юк итәчәк.

Хәзер коралны Росгвардия сакларга тиеш, әмма аның моның өчен инфраструктурасы юк. Әмма мондый инфраструктура Эчке эшләр органнарында бар, шуңа күрә бу бурычны эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарына йөкләгәннәр.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/1-iyunnnbezne-nindi-zgreshlr-kt

Фото: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев