Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Берьюлы биш торак йортта газ чыгуны теркәгәннәр

Казанда бер сәгать эчендә биш күпфатирлы йортта газ чыгуны теркәгәннәр. ТР торак инспекциясе мәгълүматы буенча, инцидентлар Гарифьянов, Зорге, Тынычлык, Годовиков һәм Восстание урамнарында булган.

Биш йортта вакытлыча гаторбалары сүндерелгән, аларга плитәләр һәм су җылыткычлары тоташтырылган. Газ бары тик җиһазларны ремонтлаганнан һәм тикшергәннән соң гына кайтарылачак.

Күзәтчелек органнары идарәче компанияләрнең һәм газ хезмәтләренең гамәлләрен тикшерә. Восстание урамындагы 17 нче йортка аерым игътибар бирелә, анда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү ай ярым элек кенә башкарылган булган.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев