Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бүген - В.И.Ленин туган көн

Тарихларда калган дата булса да, бик күпләрнең хатирәләрен уята, тәрбия мәсьәләләрен кузгата, бәхәсләштерә торган көн дә әле ул. Ленин өмәләрен әле күпләребез хәтерли.

Кем соң ул Ленин? Бүгенге чор баласына бу сорауны бирсәң, иманым камил, ул җавапсыз калачак. Юк, күпләр белми тарихи шәхесне! Элекке буын вәкилләре үзләрен зурлап “Ленин оныклары” дип атаган вакытлар да, ни кызганыч,  тарих тузанына күмелеп бара. 

Ә бит юкса, Владимир Ильич Ульянов, кулында хакимият тә, матди байлык та булмаган көе, миллионлаган кешеләрне үз артыннан ияртә алган күренекле шәхес. Ул бөек революционер, большевиклар партиясен оештыручы, Халыклар Комиссариаты Советы рәисе, дөнья тарихында беренче социалистик дәүләт оештыручы, марксист, публицист, марксизм-ленинизмга нигез салучы, идеолог, Өченче (Коммунистик) интернационалны һәм Советлар Союзын оештыручы да. “Укырга, укырга һәм тагын  бер тапкыр укырга!” дигән шигарьне безгә васыять итеп калдырган бабабыз инде ул безнең. 

"Яңгыр яуса, ява бирсен,

Барыбер күңелем шат минем.

Әнием, дим, беләсеңме?

Иң бәхетле көнем бүген –

Пионерга кердем бүген!

Бу шигъри юлларны бик күпләр хәтерлидер... Кадерле дусларым! Сезнең барыгызны балачак бәйрәме - 22 апрель - Пионер сафларына кабул ителгән көн белән тәбрик итәбез.  В. И. Ленин туган көндә булган бу тантана безнең күңелләрдә әле һаман да якты истәлек булып саклана...

 

Фото: https://www.freepik.com/search?format=search&page=4&query=Ленин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев