Быел Гашура көне 5 июльгә туры килә
Ислам календарендә үзенчәлекле даталар бар. Гашура көне – шуларның берсе. Ул пәйгамбәрләр тарихы белән генә түгел, хәйриячелек һәм ураза тоту белән дә бәйле.
Гашура – ислам календаре буенча Мөхәррәм аеның унынчы көне, бу – гыйбадәт кылу, рәхмәт әйтү һәм ураза тоту мөмкинлеге. Гашура көне югары рухи кыйммәткә ия. Гашура көнендә ураза тоту сөннәт дип санала һәм ул тыйнаклык, чистарыну, диндарлыкка омтылу дигән мәгънәне аңлата. Күп кенә мөселманнар Гашура көнендә генә түгел, ә бер көнгә иртәрәк яки соңрак – мөхәррәм аеның 9 яки 11 көнендә дә ураза тоталар.
Быел Гашура көне 5 июльгә туры килә. Ислам календаре ай циклына нигезләнгән, шунлыктан дини көннәрнең даталары ел саен күчерелә – Гашура көне төрле ай һәм көннәргә туры килергә мөмкин.
Гашура көнендә тоткан ураза бик күп бәрәкәт китерә. Мәсәлән, ел буе кылынган кече гөнаһлар кичерелә. Хәдистә әйтелә: «Гашура көнендә тоткан ураза узган елның гөнаһларын кичерер» (Мөслим).
Моннан тыш, мөселманнарга бу көндә башка төрле игелекле гамәлләр кылу турында да онытмаска кирәк. Мәсәлән, мохтаҗларга һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәргә, туганлык җепләрен сакларга, дога кылырга.
Чыганак: https://tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев