Машина йөртүчене  скутерны махсус бәргән өчен хөкем итәчәкләр
В республике

Машина йөртүчене скутерны махсус бәргән өчен хөкем итәчәкләр

Чаллыда яшәүче машина йөртүчене скутерны махсус бәргән өчен хөкем итәчәкләр.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, 33 яшьлек ир-ат үз  машинасында хәрәкәт иткәндә, аңа скутер бәрелгән. Шуннан соң аңа скутер йөртүче туктарга кушкан, әмма машинадагы  ир-ат  туктамаган.  Алай гына да түгел, ул  скутерны куып җитә һәм аңа бәрелә. Аның белән идарә итүче ир-ат машина юлына егыла, имгәнә һәм икенче көнне хастаханәдә үлә.

Гаепләнүче кешегә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Чыганак:татаринформ.


Нет комментариев