В республике

Эшләүче пенсионерга нәрсә тиеш?

Россия Пенсия фондының Татарстан идарәсенең матбугат җитәкчесе Альбина Никандрова җавап бирә.

– Пенсионерның пенсиясе эштән киткәннән соң икенче айдан индексацияләнә. Пенсионерның эшләгән чорындагы барлык индексацияләрдән чыгып, пенсия күләме арта. Эштән китеп, 3 ай узганнан соң гына сезгә пенсиягез артып һәм берьюлы 3 ай өчен өстәмә түләнәчәк. Яңа пенсия күләме пенсионер янә эшкә урнашкан очракта да сакланып калачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/92075/

Фото: интернеттан


Нет комментариев