Физик тәрбия укытучысы укучысын кыйнаган
Кукмара районы прокуратурасы бер укытучының мәктәптә укучылар белән рәхимсез мөгамәлә итүе турындагы хәбәрләрне тикшерә. Сәбәбе социаль челтәрләрдә видео булды, анда, шаһитлар сүзләренчә, физкультура укытучысы башыннан тотып, берничә тапкыр диварга бәрә.
«Күзәтчелек ведомствосы мәгариф учреждениесе хезмәткәре гамәлләренә бәя бирәчәк һәм нигез булган очракта прокурор чаралар күрәчәк", - дип хәбәр иттеләр прокуратура матбугат хезмәтендә.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев