«Гади грипп белән бутарга мөмкин»: табиб хантавирусның төп куркынычын атады
Табиб-инфекционист Наталья Шведова хантавирусның кешеләр өчен ни дәрәҗәдә хәвефле булуын аңлатты.
Аның сүзләренчә, вирусның иң зур куркынычы — сиздермичә таралуында. «Температура кискен күтәрелә, хәлсезлек, тәндә сыну барлыкка килә. Шуңа күрә күпләр аны салкын тию яки вируслы инфекция дип кенә кабул итә», — ди табиб.
Инфекционист сүзләренчә, вирус еш кына кимерүчеләр аша тарала. Аны күселәр яки тычканнарның кипкән бүлендекләре тузаны белән сулаганда йоктырырга мөмкин.
Табиб искәртүенчә, Россия һәм Европа илләрендә хантавирус еш кына бөер синдромы белән бизгәк китереп чыгара. Авыру вакытында югары температура, баш авырту, күңел болгану һәм бөер эшчәнлеге бозылу күзәтелергә мөмкин.
Белгечләр йортларны, базларны һәм бакча корылмаларын җыештырганда саклык чараларын үтәргә киңәш итә!
Чыганак:шәһриказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев