Инвалидлык алу кагыйдәләре үзгәрә
Яңалыклар 1 марттан үз көченә керә.
1 марттан алып Россиядә инвалидлык алу кагыйдәләре үзгәрәчәк. Моңа кадәр, пандемиягә бәйле рәвештә, вакытлыча кагыйдәләр гамәлдә иде. Россия Хезмәт, халыкны социаль яклау министрлыгы барлык өстенлекләр дә сакланачак, дип вәгъдә итә.
Яңалыклар гамәлгә кергәнчегә кадәр инвалидлыкны хәзерге кагыйдәләр буенча озайтырга мөмкин әле.
Әгәр дә кеше инвалидлыкны беренче тапкыр ала икән, аңа бу статусны медицина документлары нигезендә бирәчәкләр. Ягъни өстәмә тикшеренүләр таләп ителмәячәк. Медик-социаль экспертиза бюросында (МСЭ) индивидуаль реабилитация (абилитация) программасын медицина оешмасы бәяләмәсе нигезендә эшләячәкләр.
Ә инвалидлыгы элек билгеләнгән гражданнарга, инвалидлык срогы 1 мартка кадәр тулмаган очракта, тернәкләндерү (абилитация) программасы белән бергә, инвалидлык алты айга озайтыла.
Бюроның барлык мәгълүматларын федераль инвалидлар реестрына тапшырачаклар, һәм алар гражданнарга инвалидлык буенча пенсияне автомат рәвештә озайту, шулай ук башка түләүләр өчен нигез булачак. Билгеле булганча, гадиләштерелгән тәртип 2020 елның языннан гамәлдә иде.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/invalidlyk-alu-kagyydlre-zgr
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев