Юл һәлакәтендә 18 яшьлек кызның гомере өзелгән
Актаныш районында Түке – Татар Ямалы автоюлының 19 чакрымында Lada Kalina автомобиле ауган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 2002 елгы машина йөртүче тиешле тизлекне арттырган, идарә итүне югалтып юл кырыена төшеп киткән. Авария аркасында машина йөртүче хастаханәгә озатылган. 2007 елгы пассажир шунда ук үлгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның икесе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән булганнар.
Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
Чыганак:шәһриказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев