Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга штраф күләмен арттырдылар

Дәүләт Думасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны арттыру турында төзәтмәләрне кабул итте.

Дәүләт Думасы тизлекне арттырган өчен штрафларны 50 процентка арттыруны хуплады.

Дәүләт Думасы пленар утырыш барышында 2025 елның 1 гыйнварыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, шул исәптән рөхсәт ителгән тизлекне арттырган өчен штрафларны арттыру турында төзәтмәләр кабул итте. Бу хакта РИА Новости яза.

Төзәтмәләр түбәндәгечә:

тизлекне арттырган өчен — 500 сумнан 750 сумга кадәр,

каршы як полосага чыккан өчен — 5 мең сумнан 7,5 мең сумга кадәр,

иминлек каешын куллану кагыйдәләрен бозган өчен — 1 мең сумнан 1,5 мең сумга кадәр,

транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән, медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен — 30 мең сумнан 45 мең сумга кадәр,

юл билгеләре таләпләрен үтәмәү-500 сумнан 750 сумга кадәр.

Шулай ук, төзәтмәләр нигезендә, карар чыгарылган көннән алып 30 көн эчендә штрафларны түләүгә ташлама 25 процент тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта ташлама 50 процент тәшкил итә, аннан 20 көн дәвамында файдаланырга мөмкин.

 

Чыганак: https://shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев