В республике

Кайбер гражданнар пенсиягә 10 елга иртәрәк чыга ала

Картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү яшен берьюлы берничә нигез буенча киметү мөмкинлеге бар. Мәсәлән, Ерак Төньяк районнарында 15 ел хезмәт иткән һәм шул ук вакытта зарарлы яки куркыныч җитештерүдә тиешле стажы булган гражданнар пенсия яшен тагын биш елга киметә ала.

Әлеге мөмкинлектән файдалану өчен законда каралган берничә шартны үтәү мәҗбүри. Аерым алганда, Ерак Төньяк районнарында кимендә 15 календарь ел яки аңа тиңләштерелгән җирләрдә 20 ел хезмәт стажы булырга тиеш. Моннан тыш, авыр, зарарлы яки куркыныч хезмәт шартларындагы эш буенча билгеләнгән стаж да тупланган булуы кирәк.

Шулай ук вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен тиешле иминият стажы таләп ителә: ир-атларга — кимендә 25 ел, хатын-кызларга — 20 ел. Гражданның кимендә 30 индивидуаль пенсия коэффициенты булуы да шарт.

 


Нет комментариев