Казан үзәге  Россия чемпионаты аркасында ябык
В республике

Казан үзәге Россия чемпионаты аркасында ябык

Казан үзәгендә велоспорт буенча Россия чемпионаты аркасында хәрәкәткә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Бу хакта автомобильчеләрне кисәттеләр.

2 июльдән 6 июльгә кадәр стадион янында парковка ясарга ярамый. Моннан тыш, 4 һәм 5 июльдә шәһәр үзәгендәге урамнарның бер өлеше транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябылачак.

Чикләүләр велоузышлар уздыру һәм ярышларда катнашучылар өчен маршрутлар әзерләү белән бәйле.

Чыганак:татарстан24


Нет комментариев