Татарстан башкаласында унбиш ел элек булган температура рекорды яңартылды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Кичә, 14 ноябрьдә, «Казан» авиация метеостанциясендә термометр баганалары +9,6 градуска, «Казан-Сокол» авиация метеостанциясендә +9,7 градуска, ә «Казан – Аэропорт» авиация метеостанциясендә +9,9 градуска кадәр күтәрелде.
14 ноябрьдә ТР башкаласында һава температурасының абсолют максимумы 2010 елда «Казан-Аэропорт» авиация метеостанциясендә теркәлгән иде: ул вакытта ул +8,5 градуска җиткән булган.
Нет комментариев