Казанда массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән
В республике

Казанда массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән

Казанда Мамадыш трактында дүрт автомобиль катнашында массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта шәһәрнең дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Мәгълүматлар буенча, авария Мамадыш трактында булган. Кроссовер йөртүчесе алда торган автобус, Kia һәм Volkswagen машиналарына бәрелә. Нәтиҗәдә ике кеше зыян күргән — 49 яшьлек машина йөртүче һәм 26 яшьлек Volkswagen пассажиры.

Социаль челтәрләрдә шаһитлар бастырган кадрларга караганда, машиналарның берсенең багажнигы нык изелгән.

Чыганак:веститатарстан


Нет комментариев