Казанның ике күпфатирлы йортында газны сүндергәннәр. Бу хакта Татарстан Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Декабристлар урамындагы 117 нче йортта газ белән тәэмин итүне сүндергәннәр. Түбәләрне һәм төтен чыгару урыннарын планлы ремонтлау өчен вакытлыча чара кирәк. Биредә яшәүчеләр вакытлыча плитәләрдән һәм су җылыткычлардан файдалана алмый.
Моннан тыш, Ноксинский Спуск урамындагы 27 нче йортта яшәүчеләр газсыз калган. Бу подъездларның берсендә ачыкланган вводта кранның герметиксызлануы белән бәйле. Хәзер белгечләр төзексезлекне бетерү белән шөгыльләнә.
Чыганак:татаринформ
Нет комментариев