Казанга Федор Бондарчук  килде
В республике

Казанга Федор Бондарчук килде

Танылган Россия режиссеры Федор Бондарчук Казанга килде. Кичә көндез ул Казан Кремлендә, республика Рәисе эшләре идарәсе бинасында кабул ителде.

Бондарчук Татарстан башкаласына беренче тапкыр гына килми. 2023 елның сентябрендә ул режиссер Жора Крыжовников белән бергә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан иде. Ул вакытта кинематографистлар «Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалын һәм Роберт Гараевның «Слово пацана. Криминальный Татарстан 1970–2010-х» китабын тикшерделәр.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан төркемнәре турында төшерелгән «Слово пацана» сериалын тәнкыйтьләгән иде. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ветераны һәм тамашачылар кино әсәре турында үз фикерләре белән уртаклашты.

Чыганак: Казан КП

 


Нет комментариев