Махсус хәрби операция ветераннарын кабул итүнең бердәм көне узачак
В республике

Махсус хәрби операция ветераннарын кабул итүнең бердәм көне узачак

Татарстанда “Бердәм Россия” партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 15 майда 10:00дән 14:00гә кадәр махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын кабул итүнең бердәм көне узачак, дип хәбәр иттеләр “Бердәм Россия” рәсми порталында.

Төп игътибар юридик мәсьәләләргә: социаль түләүләрне һәм ташламаларны рәсмиләштерүгә, салым преференцияләренә, документаль озата баруга бирелә. Консультацияләүне Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлеге әгъзалары булачак.

Чыганак:татаринформ.


Нет комментариев