Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Пилотсыз очкыч куркынычы режимын гамәлдән чыгардылар

Татарстанда алдагы көндә Мәскәү вакыты белән 22.53 сәгатьтә кертелгән пилотсыз очкыч куркынычын гамәлдән чыгардылар. Мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында барлыкка килде.

“Татар-информ”га хәбәр итүләренчә, бер үк вакытта 00.47 сәгатькә кадәр сакланган ракета куркынычы да игълан ителгән. Соңрак, инде бүген 06.06 сәгатьтә, республиканың өч шәһәрендә - Түбән Кама, Алабуга һәм Яр Чаллыда БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде. Бу шәһәрләрдә БПЛА һөҗүме янауны Мәскәү вакыты буенча 09.03 да гамәлдән чыгардылар. Казан һәм Түбән Кама аэропортларын чикләү аркасында вакытлыча рейслар кабул итү һәм җибәрү туктатылды. Хәзер ике аэропорт та штат режимында эшли.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, төн уртасында ракета куркынычы режимы шулай ук Идел буеның кайбер төбәкләрендә дә кертелде. Аерым алганда, ул Чувашиядә, Удмуртиядә һәм Саратов өлкәсендә. 

Чыганак: татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев