Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Повесткалар кемнәргә килә?

Хәрби комиссариатта аңлатуларынча, электрон повесткалар «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» закон нигезендә җибәрелә.

Алар хәрби хезмәткә чакырылучыларга гына түгел, ә инде хезмәт узган һәм запаска кертелгән гражданнарга да килә ала. Запаста булган кешеләрне еш кына мәгълүматларын яңарту һәм тикшерү өчен чакыралар. Бу - эш һәм яшәү урыны, гаилә хәле яки сәламәтлек торышы кебек мәгълүматларны ачыклау өчен булырга мөмкин.

Республиканың хәрби комиссариатында әйтүләренчә, электрон повестка — ул гражданнарга хәбәр җибәрү ысулы. Аның җибәрелүе турында мәгълүмат ачык реестрга кертелә. Әгәр, повестканы алгач, кеше сәбәпсез 20 көн дәвамында килмәсә, закон нигезендә аңа вакытлыча чикләү чаралары кулланылырга мөмкин.

Чыганак:татаринформ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев