Бу хакта Россиянең авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Луткага сылтама белән «ТАСС» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта төп чималга бәяләр кими. Шуннан чыгып, ипинең дә хакы кимер дип көтәбез», – дигән министр урынбасары.
Бүген Россиядә бодай һәм арышка бәяләрнең кимүе күзәтелә. Бу илдәге быелгы уңышның мул булуы белән бәйле. Инде хәзердән үк кайбер продуктларның арзанаюы күзәтелә. Әйтик, он бәясе якынча 3 процентка кимегән.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/94109/
Фото: интернеттан
Нет комментариев