Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күп балалы гаиләләре белән очрашты
В республике

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күп балалы гаиләләре белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү турында сөйләде. Бу хакта ул үзенең Макстагы каналында язган.

«Хатыным белән безнең өчен ел саен Кремльдә республиканың иң яхшы гаиләләрен – күп балалы ата – аналарны, дистә еллар буе кулга-кул тотынышып яшәүче ир белән хатынны, уллары бүген Ватаныбыз чикләрен батырларча саклаган гаиләләрне кабул итү зур рәхәтлек һәм хөрмәт», - дип язган Миңнеханов.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, гаилә – тормышта иң кыйммәтле әйбер. Ул әти-әниләргә хезмәтләре һәм рухи юмартлыклары өчен рәхмәт һәм аларга тирән ихтирамын белдерде.


Нет комментариев