Сезон башыннан талпан энцефалитының өч очрагы теркәлгән
В республике

Сезон башыннан талпан энцефалитының өч очрагы теркәлгән

Сезон башыннан Татарстанда талпан энцефалитының 3 очрагы, шулай ук талпан боррелиозының 23 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, талпаннарның 19% ы боррелиоз белән инфекцияләнгән. Талпаннарның 0,4% ы вируслы талпан энцефалиты белән зарарланган.

"Республикада талпан инфекцияләре сезоны март аенда башланды. Сезон башыннан 7546 татарстанлы талпан сорап мөрәҗәгать иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 32% ка кимрәк", - дип сөйләде Авдонина.

Тешләүләрнең 85% очрагы төбәк халкы урман һәм дача кишәрлекләренә йөргәндә булган.


Нет комментариев