Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Шәһәркүләм Мәүлид бәйрәмендә хаҗга ике юллама уйнатылачак

29 август көнне Казанда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (саләллаһу галәйһи вә сәлләм) тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме була.

Диния нәзарәте чараны аеруча зур итеп ТР Рәисе Администрациясе, ТР Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» Префектурасы һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә Республика көне кысаларында оештыра. 

Анда теләгән һәркем: казанлылар һәм башкала кунаклары катнаша алачак. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтендә матбугат очрашуында сөйләделәр.

Шәһәркүләм Мәүлид Казанда Иске Татар бистәсендә «Мәрҗани» мәчете каршында Каюм Насыйри һәм Фатих Кәрим урамнары киселешендә узачак. Чара 11:00 сәгатьтә башлана, тантаналы ачылыш 13:00 сәгатьтә була.

Чыганак:татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев