Талпаннан сак булыгыз
Сезон башланганнан бирле Татарстан хастаханәләренә талпан кадалу сәбәпле 7737 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1961е – балалар. Күрсәткечләр уртача күпьеллык дәрәҗәдән артып китми.
Талпан кадалуның иң күп очрагы Казан (2677 кеше), Чаллы (823) һәм Түбән Камада (533) теркәлгән.
Иксод талпаны боррелиозының ике очрагы һәм талпан энцефалитының бер очрагы булган. Инфекцияле талпан Башкортстанда урманда ял иткәндә кадалган.
2961,9 гектар мәйданлы җир талпаннарга каршы эшкәртелгән. Бу планнан 106 процентны тәшкил итә. Талпан энцефалитына каршы иммунизация чаралары 13993 кешегә кагылган – бу вакцинация үткәрү планлаштырылган кешеләр санының 92,2 проценты, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Тулырак: https://tatar-inform.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев