Татарстан мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирү курслары яңара
В республике

Татарстан мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирү курслары яңара

Татарстан мәктәпләрендә 6-11 сыйныф укучылары өчен «Россия – минем офыкларым» дәрестән тыш эшчәнлек курсы яңартылачак. 2026/2027 уку елында программага беренче тапкыр республиканың икътисадына, предприятиеләренә һәм кирәкле һөнәрләренә багышланган төбәк блогын кертәчәкләр, дип хәбәр итә «Киләчәккә Билет»проектының матбугат хезмәте.

Курсның төбәк өлешен Татарстан Мәгарифне үстерү институты профильле министрлыклар, республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары, колледжлары һәм сәнәгать предприятиеләре белән берлектә эшли.

Аңа тугыз тематик дәрес керәчәк. Анда укучыларны Татарстан икътисадының төп тармакларының казанышлары, аларның кадрлар ихтыяҗлары, реаль эш урыннары, хезмәт шартлары һәм республикада карьера үсеше өчен мөмкинлекләр белән таныштырачаклар.

Чыганак: татаринформ


Нет комментариев