Татарстанда атна башында -24 градуска кадәр салкын булачак
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Иртәгә, 24 гыйнварда, республика территориясендә урыны белән бераз кар көтелә. Төнлә термометр баганалары -9га кадәр..-14 градус, аязган вакытта -19 градуска кадәр. Көндез -7-12 градуска кадәр җылытачак..
Юлларда бозлавык. 25 гыйнварда төнлә һава температурасы -15 тән алып -20 градуска кадәр, аязган вакытта -24 градуска кадәр. Явым-төшем көтелми, юлларда бозлавык саклана. Синоптиклар фаразларына караганда, 26 гыйнварда төнлә явым-төшем булмаячак, көндез урыны белән бераз кар. Төнлә һаваның минималь температурасы -13дән -18 градуска кадәр, аязган вакытта -23 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -8..-13 градус.
Чыганак: россия татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев