Татарстанда бүген яңгыр, яшен һәм +24 градуска кадәр җылы көтелә
В республике

Татарстанда бүген яңгыр, яшен һәм +24 градуска кадәр җылы көтелә

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана, дип хәбәр итте ТР Гидрометеорология үзәге. Урыны белән яңгыр явачак, көндез аерым районнарда яшен булырга мөмкин.

Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исәчәк, урыны белән 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +6..+11 градуска кадәр күтәрелде. Көндез исә һава +19..+24 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак:татаринформ


Нет комментариев