Татарстанда тәмәке һәм никотинлы продукция сату кагыйдәләре үзгәрәчәк. 2027 елның 1 мартыннан сатучыларга һәр сәүдә объектына — кибет, павильон яки башка сату ноктасына аерым лицензияләр алырга кирәк булачак.
Тиешле рөхсәттән башка тәмәке әйберләре һәм никотин белән продукция сату законсыз булачак. Республикада лицензияләр бирү белән Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе шөгыльләнәчәк. Рөхсәт рәсмиләштерүдән тыш, ведомство мондый продукцияне сату кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту вәкаләтләрен алачак. Шулай ук инспекторлар бу өлкәдә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзи алачак.
Яңа тәртип федераль үзгәрешләр белән бәйле. Лицензияләү турындагы таләпләр 2026 елның 1 октябреннән үз көченә керәчәк: һәр сәүдә объекты өчен аерым рөхсәт, ә ташу сәүдәсендә һәр транспорт чарасы өчен аерым рөхсәт таләп ителәчәк.
Чыганак:веститатарстана
Нет комментариев